Казан авиазаводында Ту-214 җыюны тизләттеләр
Горбунов исемендәге Казан авиазаводы директоры Зөфәр Миргалимов хәбәр иткәнчә, Ту-214 самолетларын җыю тизлеге арткан. Әгәр элек канатны фюзеляж белән тоташтыру ике ай вакыт алган булса, хәзер аны 14 көн эчендә үткәрергә планлаштыралар, аннан соң максатчан тактка 12 көнгә чыгып.